Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булыр. Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә кайгы! Ата Улына хѳкем итү хокукын да бирде, чѳнки Ул – Адәм Улы. Гайсә – тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хѳкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде. Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мѳрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? Мин Аны күргәч, үле кешедәй, Аның аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, әйтте: – Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы, һәм Теремен; Мин үлгән идем, һәм менә, мәңге яшим. Үлем һәм үлем патшалыгы ачкычлары Минем кулда.
Выбор основного перевода