Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Петер белән Яхъяның халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп, без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык. Чѳнки сезнең янда булганда мин Гайсә Мәсихтән һәм шуның ѳстенә Аның хачка кадаклануыннан башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым. Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез бу заманда үзен акыл иясе дип санаса, акыл иясе булу ѳчен, ул акылсыз булсын. Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсих белән берләшүдә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – кѳчлеләр! Сезне хѳрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнең кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сѳйли ала соң?
Выбор основного перевода