Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды.
Паулдан, Силастан һәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Ата Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кѳчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сѳйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде.
Паулдан, Силастан һәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә сәлам.