Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде.
Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәһәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр,
Шул ук тѳнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.