Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – Элегрәк Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде. Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Чѳнки Аллаһының һәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде. Бу мәрхәмәт, алласызлыкны һәм дѳньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дѳньяда тѳпле, гадел һәм Аллаһыны хѳрмәт итеп яшәргә ѳйрәтә. Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез.
Выбор основного перевода