Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар. Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең ѳлкәннәренә җибәрделәр. Барын да аңлагач, Марк исемле Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия ѳлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде.
Выбор основного перевода