Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары иң баш рухани белән яхшы мѳнәсәбәттә булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде.
Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән:– Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул:– Юк, – дип җавап бирде.