әмма хезмәтчеләр, зинданда аларны тапмыйча, кире кайттылар.
– Без килгәндә зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.
Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч: – Тагын нәрсә булыр икән инде? – дип аптырашта калдылар.
Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды һәм ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде.