Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булыр. һәрберенең эше ачык күренәчәк; ул эшне исә хѳкем кѳне белдерәчәк. Ул кѳн ут белән ачылачак, һәм ут һәркемнең эшен сынаячак. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода