Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Һәм шунда ук, ул кѳннәрдәге афәттән соң,«Кояш каралыр, ай яктыртмас,Күкләрдән йолдызлар коелыр һәмКүк кодрәтләре селкетелер». Күк һәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмаячак. Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар. Әгәр сез караңгылыкта булсагыз, ул кѳн сезнең ѳчен карак кебек кѳтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел. Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә тѳшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, кѳтмәгәндә килермен һәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода