Шуңа күрә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең килүен кѳткәндә сезнең һичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады;
Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар.
Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк.