Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. Яки, Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, Аның зур игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы? Зирәк тѳзүче кебек, Аллаһы мәрхәмәте белән, мин нигез салдым, ә башка берәү шуның ѳстенә тѳзи. Әмма һәркем үзенең тѳзү рәвешенә игътибар итсен. Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чѳнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода