Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Иоанна
1
Параллельные места
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнең дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә. Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. Аллаһы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдан була. Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел, ул – сез аның киләчәге хакында ишеткән һәм хәзер инде дѳньяда булган Мәсих дошманының рухы була. Аннан соң җирдән чыгучы башка җанварны күрдем. Аның ике мѳгезе бәрәннекенә охшаш һәм ул аждаһа кебек сѳйли иде. Ул беренче җанварның бѳтен вәкаләте белән аның алдында гамәл кыла иде, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды. Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде. Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменең тамгасы яки аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмады һәм сата да алмады. Һәм мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан чыккан гѳберле бака сыман ѳч шакшы рухны күрдем.
2. Иоанна
1
Выбор основного перевода