Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Иоанна
1
Параллельные места
Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак тоту газапларының башлануы гына. Утыртучы белән су сибүче – асылда бер; әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак. Кемнең корылмасы исән калса, шул савап алачак. Сѳекле имандашларым, менә шуның ѳчен нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз. Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнең ѳчен куркам. Сез Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән кѳннәрне исегезгә тѳшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кѳрәшүдә нык тора идегез. Алда сине кѳткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак һәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен. Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот.
2. Иоанна
1
Выбор основного перевода