Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Иоанна
1
Параллельные места
Бер-берегезне ярату белән үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын. Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез ѳйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дѳрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез. Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен». Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын! Димәк, бергә хакыйкать ѳчен эшли алуыбыз ѳчен, без алар кебекләргә ярдәм итәргә тиешбез. Мин күктән килгән башка тавышны ишеттем: «Минем халкым, аның гѳнаһларында катнашмас ѳчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас ѳчен $аннан чык.
2. Иоанна
1
Выбор основного перевода