Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
Үзем дә ѳлкән, Мәсих газапларының шаһите һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы ѳлкәннәргә ялварам:
Бабылдагы сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи улым Марк сезгә сәлам юллый.
Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк.
Аксакалдан – чын күңелдән сѳйгән Гәйгә.
Алар Бәрән белән сугышачаклар һәм Бәрән аларны җиңәчәк, чѳнки Ул – хакимнәрнең Хуҗасы һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар».