Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!
Һәм алар мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак.
Аларның язмышы – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дѳньяви гамәлләр турында уйлыйлар.
Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны Үзенең тыны белән үтерәчәк, килүенең балкышы аны юк итәчәк.