Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки Адәм Улы Атасының балкып торган шѳһрәте һәм Үзенең фәрештәләре белән килер һәм һәркемгә аның гамәленә карап бирер. Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны Үзенең тыны белән үтерәчәк, килүенең балкышы аны юк итәчәк. Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода