Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Шуңа күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең ѳчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. Без һәрвакыт, догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз ѳчен дә Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз. Боларның барысы да Аллаһы хѳкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаһы Патшалыгы ѳчен инде газап чигәсез. Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода