Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртѳрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара. Чѳнки Аллаһы хакында белергә мѳмкин булган һәрнәрсә алар ѳчен ачык, аларга аны Аллаһы ачып бирде бит. Әмма элек, сез Аллаһыны белмәгәндә, чынлыкта илаһ булмаганнарга кол булып хезмәт иттегез. Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәтенә ирешсен ѳчен, без сѳйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаһы сезне сайлады һәм шушы котылуга чакырды. чѳнки безнең Аллаһыбыз – йота торган ут. Чѳнки Аллаһының хѳкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хѳкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча: Мин теге җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнарын күрдем. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода