Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки ул кѳн җир йѳзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр. Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга кѳчегез булсын ѳчен, дога кылыгыз. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз. Дошманнардан һичнәрсәдә курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар ѳчен һәлакәт, ә сезнең ѳчен котылу билгесе һәм бу – Аллаһыдан. Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына һәм данына чакыручы Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә ѳндәдек. Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнең Яһүдиядә урнашкан Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдләрдән җәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез. Сез Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән кѳннәрне исегезгә тѳшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кѳрәшүдә нык тора идегез. Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода