Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.
Догалар кылып ураза тотканнан соң пәйгамбәрләр һәм мѳгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү ѳчен җибәрделәр.
Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез.
Ѳлкәннәр сиңа кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма.
Шул сәбәптән хәтереңә тѳшерәм: кулларымны ѳстеңә куеп алу аша сиңа Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер.