Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак. Кем Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да Үзенең балкып торган шѳһрәте белән, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер. Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиңа боерык бирәм: Боларны бѳтен кешеләрнең исләренә тѳшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр ѳчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Моның бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә. Тереләрне һәм үлеләрне хѳкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам:
Выбор основного перевода