Ләкин тыңламаса, һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән раслансын ѳчен, үзең белән бер яки ике кешене ал.
Сезнең кануныгызда да: «Ике кешенең шаһитлеге хак», – дип язылган.
Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең ѳлкәннәренә җибәрделәр.
Сезгә инде ѳченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән.