Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шәфкатьлеләр бәхетле,чѳнки аларга шәфкать күрсәтелер. Саф күңеллеләр бәхетле,чѳнки алар Аллаһыны күрерләр. Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чѳнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була. Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми; шуңа күрә бѳтен канун мәхәббәт белән үтәлгән була. Аллаһы Атадан вә Раббы Гайсә Мәсихтән имандашларга иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын. Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач. Һәм Раббыны чын йѳрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода