Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. Лустрадагы һәм Икүниундагы туганнар Тимуте турында яхшы сүзләр генә сѳйләделәр. Шуның ѳчен мин сезгә үземнең сѳекле һәм Раббыга турылыклы улым Тимутене җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге ѳйрәтүләрем турында сезнең исегезгә тѳшерер. сѳекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаһыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиңа мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек булсын. Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын улым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан,
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода