Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган. Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү ѳчен эшләде. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем. Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чѳнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели. Раббының сабырлыгын сез котылу мѳмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сѳекле имандаш туганыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода