Җинаятьнең авырлыгын кѳчәйтү ѳчен Муса кануны кертелгән булган. Гѳнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан.
Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дѳрес сүзләрне үрнәк итеп тот.