Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам. Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз. Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин. Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән, Аның хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаһы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик. хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода