Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чѳнки Ул Үзенең халкын гѳнаһлардан коткарачак! – диде. Барыгыз һәм «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим» дигән сүзләрнең мәгънәсен ѳйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, бәлки гѳнаһлыларны чакырырга дип килдем. Гайсә, моны ишетеп, аларга әйтте:– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, ә гѳнаһлыларны чакырырга дип килдем. Мин тәкъваларны түгел, ә гѳнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде. Фарисейләр һәм канунчылар исә:– Бу Кеше гѳнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар. Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. Аллаһы Үзенең Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аның аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Аллаһы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең нияте һәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән, Түбәндәге сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә. Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода