Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
Шулай итеп, сез, сѳекле изгеләр, Аның сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз.
Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда ѳстен күрегез.
Яшьләр, сез шулай ук ѳлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чѳнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә».