Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару ѳчен кѳймә тѳзегән. Аның иманы дѳньяны хѳкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән.
Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр ѳстенә туфан китерткән.