Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ул бер тапкыр үлде, һәм гѳнаһка карата бѳтенләйгә үлде. Ә Аның гомер кичерүе – Аллаһы ѳчен яшәү. Чѳнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшүдә кѳчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә, сезнең файдагыз ѳчен, Аның белән бергә яшәячәкбез. Чѳнки Аның аша безнең икебезнең дә, ягъни яһүд һәм яһүд булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. Шулай булгач, Мәсих белән тыгыз бәйләнештә торып, Аңа иман итү аша, без кыю рәвештә һәм һич икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз. Мәсих, күпләгән кешенең гѳнаһларын Үз ѳстенә алыр ѳчен, бер мәртәбә корбан ителде, һәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнең гѳнаһларын йолу ѳчен түгел, ә Үзен кѳтеп торучыларны коткару ѳчен киләчәк. Аллаһы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер мәртәбә һәм мәңгелек кѳчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек. Сез моның ѳчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын ѳчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең ѳчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада: Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергән кебек, сез дә шундый ук фикерләү рәвеше белән коралланыгыз, чѳнки тән газабы кичерүче гѳнаһтан читкә борылды, Шуңа күрә Яхшы хәбәр инде үле булганнарга да игълан ителде. Чѳнки, барлык кешеләрнеке кебек, тәннәре үлемгә тапшырылса да, алар рухлары белән Аллаһы кебек яшиләр.
Выбор основного перевода