Тәкъва булганнары ѳчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле,чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
Чѳнки берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә.
Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә.
Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.
Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була.