Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә. Сез моның ѳчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын ѳчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең ѳчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада: «Ул һичнинди гѳнаһ кылмады, Һәм Аның телендә мәкерлек булмады», –дип язылган. Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хѳкем итүчегә тапшырды. Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз. Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши. Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел. Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йѳртүегез ѳчен Аллаһыны данлагыз. Чѳнки Аллаһының хѳкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хѳкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча: «Әгәр тәкъва кеше кѳчкә котыла икән, Имансыз һәм гѳнаһлы кая барыр?» Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Тудыручыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.
Выбор основного перевода