Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте һәм сүз аша су белән пакьләндерде. безне кылган тәкъва эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең шәфкате буенча, Изге Рух белән яңадан тудыру вә яңарту аркылы, Үзенең юып чистарту гамәле аша коткарды. Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребез гѳнаһлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаһыга якынайыйк. Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бѳек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере ѳмет бирде.
Выбор основного перевода