Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы.
Чѳнки Аллаһы: «Караңгылыктан яктылык балкысын», – диде, һәм, Гайсә Мәсих йѳзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү ѳчен, Аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты.