Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар ѳчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын. Сине бѳтенләй җимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар һәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чѳнки син Аллаһы яныңа килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең. шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен. вѳҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке булуыгызны һәм игелекле эшегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар.
Выбор основного перевода