Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын. Гайсә барысына да әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен. Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга ѳндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр. һәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын ѳчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнең Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнең янга җибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез. Безнең белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, без бергә булган вакытта әйткән идек һәм, белгәнегезчә, шулай булды да.
Выбор основного перевода