Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була.
Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәссез.
Чѳнки кешелек табигате Рухка каршы булганны тели, ә Рух – кешелек табигатенә каршы булганны: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз.
Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар.
Шулай итеп, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаһы халкының милләттәшләре һәм Аның гаиләсендәгеләр.
Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хѳкем итүче канунны да яманлый һәм хѳкем итә. Әгәр син канунны хѳкем итәсең икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хѳкем итүче хаким.