Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
– Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр.– Димәк, кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде шуннан соң аларга Гайсә. Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган. Шуңа күрә, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә; ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хѳкемгә дучар итәрләр. Чѳнки идарә итүчеләр яхшылык эшләүче ѳчен түгел, бәлки яманлык кылучы ѳчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмаска телисеңме? Яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. Чѳнки хакимлек итүче – синең мәнфәгатең ѳчен Аллаһыга хезмәт итә. Әмма яманлык кыласың икән, курык! Чѳнки ул тикмәгә генә кылыч тагып йѳрми: ул, Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаһының ачуына дучар итеп, җәза башкара. Шуның ѳчен, җәза алудан куркып кына түгел, бәлки вѳҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк. Менә шуның ѳчен сез салым түлисез дә; чѳнки алар, үз хезмәтләрен башкару белән, Аллаһыга хезмәт итәләр. Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса – салым; кемгә имана булса – имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз – шуннан куркыгыз; кем хѳрмәткә лаек булса – шуны хѳрмәт итегез. Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртѳрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә тѳшер.
Выбор основного перевода