Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Минем гѳнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сѳйлим икән, ни ѳчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? Без Мәсих белән берләшүдә Аллаһының хаклыгын уртаклашсын ѳчен, Ул безнең хакка Гѳнаһсыз ѳстенә гѳнаһларыбызны салды. Һәм сез беләсез: Мәсих гѳнаһларны Үз ѳстенә алыр ѳчен килде. Һәм Аңарда гѳнаһ юк. Гайсә каты тавыш белән:– Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды һәм шуны әйткәннән соң җан бирде. Моңа яһүдләр:– Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр. Гайсә җавап бирде:– Миндә җен юк. Мин Атамны хѳрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хѳкем итә. Гѳнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күңелегезне тѳшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр. Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чѳнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз.
Выбор основного перевода