Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә.
Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим.
Җаннарыгыз ѳчен мин үземдә булганның һәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Әгәр сезне бик яратам икән, сез мине азрак яратасызмы?