Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә.
Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим.
Ә мин тәнем белән түгел, күңелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хѳкем иттем:
чѳнки тәнем белән сезнең янда булмасам да, рухым белән – яныгызда һәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.