Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк,
Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени?
Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнең ѳчен – рәсүл, чѳнки Раббы белән берләшкән булуыгыз – минем рәсүллегемә дәлил.