Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Кызның хуҗалары, табыш алуга ѳметнең юкка чыгуын күреп, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм мәйданга – шәһәр башлыклары янына ѳстерәп алып киттеләр. Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр. Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр. Халык та аларга каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре, аларның киемнәрен йолкып салдырдылар һәм таяк белән кыйнарга боердылар. Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга боердылар. Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйды. Рәсүлләр, Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдләр гыйбадәтханәсе бар иде. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Яһүдләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хѳрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иман китерделәр һәм Паул белән Силаска кушылдылар. Ләкин башка яһүдләр кѳнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу ѳчен, Ясун йортына килеп, аларны эзләделәр. Шулай булгач, сез дә мин кичергән һәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кѳрәшкә керәсез. Бу максатка ирешү ѳчен, Мәсихнең миндә куәтле хәрәкәт итүче кѳче белән, үземне кызганмыйча, мин бу авыр хезмәтне башкарам. Чѳнки без сѳйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм тирән ышану белән сезгә барып иреште. Сезнең белән бергә вакытта сезнең ѳчен ничек яшәгәнебезне беләсез.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода