Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә. Без һәрвакыт, догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз ѳчен дә Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. Чѳнки без сѳйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм тирән ышану белән сезгә барып иреште. Сезнең белән бергә вакытта сезнең ѳчен ничек яшәгәнебезне беләсез. Сез, ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, безне һәм шулай ук Раббыны кабатлаучылар булдыгыз.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода