Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Без, күпләр кебек, үз файдалары ѳчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаһыныкы буларак, Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сѳйлибез. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. Күңелләрегездә безгә урын бирегез; без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек. Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем һәм үземне түбәнсеттем. Шуның белән мин гѳнаһ кылдыммы әллә? Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода