Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы һәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар.
Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хѳкемнәрең хакыйкый һәм гадел!»
Аннан соң, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай һәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз патшалык итә башлады!
Ул миңа әйтте: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм.
«Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.
Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры.