Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Откровение
Параллельные места
Шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм, Аның күк болытлары ѳстендә кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән килүен күреп, җирнең бѳтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. Артыннан күп санлы халык тѳркеме, шулай ук, Аны кызганып, үкереп елый-елый, хатын-кызлар да барды. Гайсә исә борылып аларга әйтте:– Әй, Иерусалим хатын-кызлары! Минем ѳчен еламагыз, бәлки үзегез һәм балаларыгыз ѳчен елагыз. ә бер гаскәри Аның кабыргасына сѳңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты. Изге язманың башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар», – дип тә язылган. Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. Җиңүчегә һәм Минем эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар ѳстеннән хакимлек итәргә бирәчәкмен. Һәм ул алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк; Алар балчык чүлмәк сыман ватылачаклар. Ул Мин Атамнан алган шул ук хакимлекне алачак, һәм Мин җиңүчегә таң йолдызы бирәчәкмен.
Откровение
Выбор основного перевода